Россия поездларында вагоннарны «плацкарт» һәм «купе» исемнәре классификацияләү системасыннан юкка чыгарга мөмкин. Бу турыда Федераль пассажир компаниясе генераль директоры Петр Ивановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Петр Иванов сүзләренчә, яңа төшенчәләр 2020 ел башыннан кертеләчәк. Аерым алганда, поездлар класслары өчен - «бюджет» һәм «эконом» яңа атамаларын куллану планлаштырыла.
«Сайт интерфейсты әле эшләнештә. Күчеш чорында иске төшенчәләр кулланылачак», - дип сөйләде Федераль пассажир компаниясе генераль директоры.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/27/195998/
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез