Газетага язылу

Россия Президенты Казанда Малайзия Премьер-министры белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Россия - АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килгән Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Очрашу Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

«Малайзия - Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Безнең үзара хезмәттәшлек бер-беребезнең мәнфәгатьләрен исәпкә алуга һәм бер-беребезне хөрмәт итү принципларына корылган», - диде Россия лидеры.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча илләр арасында товар әйләнеше 12,9 процентка арткан.

«Мәгариф, фән, технологияләр, туризм һәм гуманитар багланышлар өлкәсендәге уртак эшкә дә зур әһәмият бирәбез. Бүгенге әңгәмә кысаларында күп планлы Россия-Малайзия мөнәсәбәтләренең өстенлекле мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре