«Бөтен форумнарда берүк кешеләрне җыймас өчен, без хезмәттәшләребез арасында бүлдек – мин гадәттә Ерак көнчыгыш форумына, Санкт-Петербург форумына барам. Хөкүмәт Рәисе Сочида шундый ук форумда катнаша», – диде Владимир Путин.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы форумның ил һәм халыкара хезмәттәшләр белән элемтәләрне ныгыту өчен әһәмиятен ассызыклады. «Бу форум бик мөһим. Әлбәттә, без аны хуплаячакбыз, чөнки ул безне гарәп дөньясындагы, гомумән, ислам дөньясындагы, берниди арттыруларсыз глобаль көнчыгыштагы дусларыбыз һәм союздашларыбыз белән бәйләүче тагын бер җеп», – диде Президент.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез