РФ спорт министры урынбасары Алексей Морозов Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриевка Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шунысын да искәртик, Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасы 2026 елның августыннан октябренә кадәр җиде төбәк территориясендә узды.
Татарстан Республикасы спортның 11 төре буенча ярышларны кабул итте. Турнир «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез