Газетага язылу

Россиядә «Җәһәннәм санкцияләре» кертелерме?

Россиядә икътисадый вазгыять кискенләшкәндә, тышкы сәясәт фоны да начарая.

Франциядә Украина яклы илләр коалициясе җыелып, үзара киңәшмә үткәрде. «Российская газета» бу уңайдан «Во Франции собралась коалиция подстрекателей войны. Что будут обсуждать?» дигән язма бирә. Аннан аңлашылганча, Европа дәүләтләре үзләренең хәрби сәнәгатьләрен үстерү, Украинага хәрби ярдәмне арттыру, Россиянең танкер флотын кулга төшерү кебек адымнарны карыйлар. Әнкарадагы НАТО саммиты да безнең өчен күңелсез тәмамланды. Төньяк Атлантик блок Киевның Россиягә эчкәре һөҗүмнәренә ярдәм итәчәк, украиннар күп кенә стратегик коралларны, лицензия алып, үзләре җитештерәчәк. Украинага көнбатышлыларның гаскәрләрен кертү дә карала. Хәер, монысы конфликт туктаганнан соң гына тормышка ашырылыр дип ниятләнә. Агымдагы вазгыятьтә исә без үзебезнең инфраструктурага һөҗүмнәрнең артуын күзәтәчәкбез.

Әнкара саммитының иң мөһим бер ягы шунда: европалылар Трампны Киев ягына авыштыра алды. Хәзер Вашингтонда Россия углеводородлары белән сәүдә иткән илләргә 500 процентка кадәр пошлина кертү мөмкинлеген бирә торган санкцияләр турында закон проекты әзерләнә. Проектның төп авторларының берсе алдагы көннәрдә генә җан тәслим кылган Линдси Грэм (Россиядә экстремист дип игълан ителгән) иде. Океан артыннан килгән хәбәрләр Трампның яңа канунны якларга җыенуын әйтә. Дөрес, Трамп гадәттәгечә әле тегеләй, әле болай сөйләшә. Әмма «җәһәннәм санкцияләре»нең кертелү ихтималы зур. Пошлиналар сугышы белән Трамп бик әллә ни зур уңышка ирешә алмаган иде. Яңа санкцияләр кертелсә, Кытай һәм Һиндстан белән тартышырга туры киләчәк. Вашингтонның Пекинга басым ясау мөмкинлеге чикле, ә менә Һиндстанны бераз куркыта ала әле. Соңгысының безгә бензин экспортлый торган төп илгә әверелеп килүен искә алганда, Вашингтон басымы Россиянең эчке базарын ярыйсы гына селкетә ала. Әмма Якын Көнчыгышта сугышның яңа раунды башланып килү хәлне берникадәр Россия файдасына үзгәртә. Глобаль базардан Россия углеводородларын алып ташлау Көнбатышка кыйммәткә төшәчәк. Россиягә каршы уенны Иран нефтенә юл ачып кына алып барып була. Шуңа күрә Якын Көнчыгыш динамикасын тын да алмый күзәтәбез.

                                     

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре