Газетага язылу

Россиядә бала карау өчен түләнә торган «больничный» вакытын 30 көнгә арттырачаклар

Россия Хөкүмәте авыру баланы карау өчен алынган түләүле «больничный»ның максималь вакытын елына 30 көнгә арттырачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новостига сылтама «Татар-информ».

Хәзер баланың авыруына һәм яшенә карап, ата-аналарга елына 45-120 көн түләүле «больничный» бирелә.

Мишустин сүзләренчә, кайбер очракларда балага тулысынча тернәкләнү өчен күбрәк вакыт кирәк, хәтта «больничный»ның максималь срогы да җитмәскә мөмкин. Ул вакытта ата-аналарга эшкә кире кайтырга туры килә, чөнки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр туктатыла.

Мондый хәлләрдә гаиләләргә ярдәм итү өчен хөкүмәт һәр каралган чорны елына 30 көнгә арттырачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр дә шундый ук срокка озайтылачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре