Газетага язылу

Россиядә электр энергиясе тарифларының үзгәрүе 2026 елга күчерелде

Россиядә электр энергиясе тарифларының үзгәрүе 2026 елның 1 октябрендә булачак. Бу хакта Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

«Бу барлык көйләнә торган тариф карарларын үз вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлаттылар ведомствода.

Федераль монополиягә каршы хезмәт искәртүенчә, тарифларны индексацияләү срокларын күчерү турындагы карарны ведомство үзе эшләгән. Документ электр энергиясе һәм аны тапшыру хезмәтләре тарифларын индексацияләү срокларын 1 июльдән 2026 елның 1 октябренә күчерүне күздә тота. Бу карар Россиянең 2026 елгы һәм 2027–2028 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы белән килештерелгән.

Бу күчерү төбәкләрдә регулятор килешүләрен төзү шартларын һәм тарифларны исәпләү методик күрсәтмәләрен куллану үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль монополиягә каршы хезмәт шулай ук халык өчен тарифлар чикләнгән дәрәҗәләрдән артмавын контрольгә алачак һәм кирәк булганда, төбәк карарларын гамәлдән чыгаруны да кертеп, нигезсез түләүләр артуны булдырмас өчен чаралар күрәчәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре