Газетага язылу

Россиядә куллану кредиты алучылар саны кимегән

2026 елның июнендә Татарстанда 93,4 мең куллану кредиты бирелгән. Бу күрсәткеч май аендагы белән чагыштырганда җиде процентка кимрәк.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы (НБКИ) хәбәр итүенчә, алынган кредитлар күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында тугызынчы урында.

 

Тулаем алганда, июньдә ил буенча 3,52 млн кредит бирелгән. Май аендагы белән чагыштырганда 7,2 процентка кимрәк дигән сүз бу. Шул ук вакытта узган елдагыдан 27,8 процентка артык.

Июньдә бирелгән кредитлар саны буенча алдынгы төбәкләр исемлегендә Мәскәү (249,7 мең), Мәскәү өлкәсе (195,2 мең), Краснодар крае (140,5 мең), Санкт-Петербург (121,5 мең) һәм Төмән өлкәсе (117,6 мең) бар.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре