Газетага язылу

Россиядә хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмәне төгәлләштерделәр

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмәне ачыклый торган указга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Хәзер гражданлыгы булмаган затлар Россия Кораллы көчләрендә һәм хәрби формированиеләрдә хәрби хезмәт узу турында контрактлар төзү хокукына ия.

Элегрәк, 2025 елның июлендә Президент бу хокукны ныгыта торган канунга кул куйган иде. Төзәтмәләр берьюлы берничә норматив актка, шул исәптән «хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында», «оборона турында» һәм «хәрби хезмәткәрләр статусы турында»гы законнарга кагылды. 22 декабрьдә кертелгән үзгәрешләр Президентның 1999 елның 16 сентябрендәге указы белән расланган хәрби хезмәт узу тәртибе турындагы нигезләмәгә кагылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре