Медицина өлкәсе эчендә респондентлар ешрак ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен, акушерларны һәм хирургларны атаганнар.
Икенче урынны укытучылар һәм хәрбиләр бүлешкән – бу вариантларның һәркайсы 10% тавыш җыйган. Өченче баскычта коткаручылар, ГТХМ (МЧС) хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр тора: аларны сораштыруда катнашучыларның 5%ы билгеләп үткән.
Эшче һөнәрләрне – шахтерларны, электрикларны, эретеп ябыштыручыларны (сварщикларны), төзүчеләрне һәм диңгезчеләрне – респондентларның 3%ы иң намуслы дип атаган. Шул ук кадәр тавышны инженерлар, шул исәптән проектлаучылар, технологлар, химиклар, энергетиклар һәм экологлар алган.
Тикшеренүдә катнашучылар фидакарь һәм гадел дип санаган башка һөнәрләр арасында ишегалды җыештыручылар һәм җыештыручылар, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар, пилотлар һәм космонавтлар, хокук яклаучылар һәм полиция хезмәткәрләре, журналистлар һәм китапханәчеләр, галимнәр һәм фермерлар бар.
Шул ук вакытта сораштырылганнарның 8%ы фидакарь кешеләр теләсә кайсы һөнәрдә дә бар дип саный. 2022 елгы тикшеренү белән чагыштырганда, мондый җавапларның өлеше 3 процент пунктына арткан.
Тагын 7% катнашучы, киресенчә, бүгенге көндә әхлакый критерийлар кулланып булмый торган һөнәрләр юк дип саный.
Ир-атлар һәм хатын-кызларның җаваплары аерыла. Ир-атлар ешрак хәрбиләрне иң намуслы һөнәр ияләре дип атаган – 11% (хатын-кызлар арасында – 8%). Шулай ук алар ешрак коткаручыларны (7%ка каршы 3%) һәм инженерларны (5%ка каршы 2%) билгеләп үткәннәр.
Хатын-кызлар медицина хезмәткәрләренә өстенлек биргән: аларны сораштырылган хатын-кызларның 38%ы, ир-атларның 20%ы атаган. 2022 ел белән чагыштырганда, табибларны иң намуслы һөнәр ияләре буларак ешрак искә ала башладылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез