Газетага язылу

Россиянең 74 төбәгендә дуңгыз гриппы ачыкланган

Россиянең 74 төбәгендә дуңгыз гриппы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 23,3% ка арткан.

Рәсми саннарга караганда, Россиядә 72,4 млн. кеше прививка ясаткан. Бу – илдә яшәүчеләрнең 49,5%ы. Првивка ясатучылар иң күп булган 5 төбәк арасына Тыва Республикасы (61,5%), Чечен Республикасы (60,5%), ХМАО (60,4%), Төмән өлкәсе (60,1%), ЯНАО (59,1%) кергән. Күрсәткечләр иң түбән булган төбәкләр: Владимир өлкәсе (42,1%), Ульян өлкәсе (41,5%) Псков өлкәсе (37,8%), Карелия Республикасы (40,9%), Хакасия Республикасы (39,8%), Мурманск өлкәсе (32,5%).

Татарстанда халыкның 44,7%ы привика ясаткан.

https://vatantat.ru/2022/12/98574/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре