Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек Хөбәйбә Баязитовага медаль тапшырды

Бүген Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хөбәйбә Мөзаһитовна Баязитовага 100 яшь тулды. Бу бәйрәм көнендә аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды. Бүләкләү Казан Кремлендә узды, медальне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек Хөбәйбә Баязитовага медаль тапшырды
Татар информ

«Минем әбием Хөбәйбә Мөзаһитовна бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның өч кызы, 5 оныгы, 11 оныкчыгы, оныкчыкларының 3 баласы бар. Ул Ютазы районында атлар караучы булып эшләгән, агач ташыган. Хәзер әбием кызларының берсендә яши, хоккей белән кызыксына, «Ак Барс» командасының бөтен уеннарын карый», – дип сөйләде «Татар-информ»га ветеранның оныгы Снежана Гыйлфанова.

Аның әйтүенчә, әби хоккей белән 2020 елдан бирле кызыксына, башта уеннарны кияве белән бергә караган һәм хәзер бер уенны да калдырмаска тырыша.

«Әби әле дә бакчада эшләргә ярата – бәрәңге төпләрен өя, чүп утый, үлән чаба», – ди Снежана Гыйлфанова.

Хөбәйбә әбинең 100 яшьлек юбилее кафеда уздырылачак, бәйрәм өстәле артына бөтен зур һәм тату гаилә җыелачак.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күренекле шәхесләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 54 кеше – табиблар, укытучылар, артистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, икътисадчылар, галимнәр, терлекчеләр, машина төзүчеләр һәм механизаторлар дәүләт бүләкләре белән билгеләнде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре