Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов AirAsia вәкиле белән Казанга туры рейслар ачу турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital А компаниясе генераль директоры, AirAsia Group компаниясенә нигез салучы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Компания авиация, логистика, финтех һәм азык-төлек өлкәләрендә эшли. Аның портфеленә коммерцияле авиаташулар, инженерлык хезмәтләре, авиация җиһазларын арендалау, дроннар белән идарә итәргә өйрәтү, шулай ук йөк ташуны оештыру керә.

Тони Фернандес хәбәр иткәнчә, AirAsia 25 илдә 400 дән артык юнәлеш буенча рейслар башкара. Ул Казанга рейслар ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу Татарстан белән Көньяк-Көнчыгыш Азия арасындагы элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның компания белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте, шул исәптән туры авиаэлемтәне оештыру өлешендә дә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре