Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәйгардановлар гаиләсе биш бала тәрбияли, әти-әниләре нефть химиясе тармагында эшлиләр. Даишевлар гаиләсе Әлмәттә яши һәм 11 бала үстерә.

Даишевлар гаиләсе элек берничә тапкыр төрле конкурсларда лауреат булган. 2018 елда алар «Без бергә» республика конкурсында «Осталарның гаилә династиясе» номинациясендә җиңү яуладылар. 2019 елда Даишевлар «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «иң яхшы күп балалы гаилә» исемен алдылар, шулай ук «Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ конкурсында «ата-ана даны» номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

Аларның казанышлары " Ел гаиләсе. Россия-2019» Мәскәүдә илкүләм елъязмасында билгеләп үтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез