Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штаты министрларын «Россия – Һиндстан» форумына чакырды

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штатының (Һиндстан) Кеше ресурсларын үстерү министры, мәгълүмат технологияләре, электроника һәм коммуникацияләр министры Нара Локеш белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия һәм Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр өстенлекле стратегик партнерлык характерында тормышка ашырыла. 

«Безнең илләр лидерлары даими диалогны хуплый. Казандагы БРИКС саммитында Премьер-министр Наренда Моди әфәнде җитәкчелегендәге Һиндстан делегациясен кабул итү безнең өчен зур хөрмәт булды», – дип искәртте әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов.  

Ул ассызыклаганча, Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Соңгы елларда товар әйләнеше яхшы нәтиҗәләр күрсәтә – 2025 елда ул 353 миллион доллар тәшкил итте. Узган ел Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды, үз чиратында Һиндстанда Татарстанның сәүдә вәкиле барлыкка килде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына 2025 елда беренче тапкыр узган «Россия – Һиндстан» эшлекле форумы турында сөйләде һәм министр әфәндене быелның октябрендә узачак форумда катнашырга чакырды.

Татарстанда бүген Һиндстаннан 1300 студент укый. Татарстан Халыклары ассамблеясе каршында Татарстан һәм Һиндстан арасында элемтәләрне үстерү үзәге булдырылды.

Андхра-Прадеш штатына килгәндә, республиканың бу төбәк белән килешүе гамәлдә.

«Без Сезнең белән төрле юнәлешләр буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә телибез: минераль чимал чыгару һәм эшкәртү, фармацевтика һәм медицина эшләнмәләре, электроника һәм сәнәгать җитештерүе, югары технологияләр», – диде Рөстәм Миңнеханов, Андхра-Прадеш штатының Кеше ресурсларын үстерү министрына, мәгълүмат технологияләре, электроника һәм коммуникацияләр министрына мөрәҗәгать итеп.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре