Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Апаста малайлар өчен «Мирас» пансионатын ачуда катнашты

Апас районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм-Помощь» иҗтимагый хәйрия фондының малайлар өчен «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты.

Учреждение бер вакытта 40 тәрбияләнүче һәм 4 тәрбияче яши алуга исәпләнгән. Яшәү түләүсез нигездә. Укыту программасы 4 елга исәпләнгән һәм 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән.

Белем бирү татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнүне, татар телен тирәнтен өйрәнүне, гарәп телен факультатив өйрәнүне, шулай ук рухи тәрбияне күздә тота. Гомуми белемне Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә тәэмин итәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны пансионат ачылу белән котлады һәм объектны төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Аннары республика Рәисе пансионатның төп биналарын карап чыкты. Бинада уку сыйныфлары, укытучылар кабинеты, тавыш яздыру студиясе, рекреацион зона, ашханә, остаханә, тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр өчен йокы бүлмәләре бар, шулай ук кер юу һәм техник бүлмәләр җиһазландырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре