Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

«Беренчеләр хәрәкәте» 2022 елда Россия Президенты инициативасы белән булдырылды. Төп максат - балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә, шулай ук балаларны тәрбияләүгә, аларның ялын оештыруга, яшь буынның һәрьяклап үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга ярдәм итү.

Татарстанда һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә 1815 башлангыч бүлек булдырылган. «Беренчеләр хәрәкәте" барлыгы 393 меңнән артык яшь татарстанлыны берләштерә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Артур Орлов республикада «Беренчеләр хәрәкәте»нең киләчәк үсеше өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хәрәкәт яшь буынны тәрбияләүдә, аларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруда мөһим роль уйный, диелә ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре