Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Төньяк-Көньяк» коридорын булдыру – һәр форумда карала торган стратегик бурыч. Безгә Көньяк диңгезләргә чыгу мөмкинлеге кирәк, ул Кара диңгез һәм Босфор белән генә чикләнергә тиеш түгел. Без Иранга чыгып, Пакистан аша Һинд океанына юл алырга тиешбез. Бу маршрутларның барысы да бик җентекләп эшкәртелә. Соңгы өч елда «KazanForum» мәйданында бу тема бик җитди дәрәҗәдә тикшерелә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Шулай ук ул соңгы биш ел эчендә Россиядә «Төньяк-Көньяк» коридорының бер өлеше булган автомобиль юлларын төзү буенча зур эш башкарылуын искәртте.
«Хәтта безнең республика мисалында карасак та – өч ел эчендә Идел һәм Кама аша ике шундый эре күпер салынганын күргәнебез булмады. М12 проекты – бу юл өч елда төзелде һәм ул Мәскәүгә кадәр алты сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирә», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез