Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. SAAED for Traffic Systems – юл хәрәкәте белән идарә итү һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге проектларда махсуслашкан БГӘ сервис операторы. Intrapharma – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән фармацевтика һәм медицина төркеме. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Әмирлек партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерергә тели. Аның сүзләренчә, моның өчен бөтен шартлар да бар: Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казан белән БГӘ шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла. Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Искәртеп үтәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россиядәге Гарәп дәүләтләре – Бәхрәйн, Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстаны илчеләре делегациясе белән очрашты. Яклар сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм гуманитар элемтәләрне үстерү турында фикер алыштылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез