Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов бина түбәләрен кардан чистартуны тәэмин итәргә кушты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Масленицаны бәйрәм итү чорында барлык иминлек һәм җәмәгать тәртибе кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе – славян мәдәнияте бәйрәме - Масленица билгеләп үтелә. Май чабу бәйрәмнәре республиканың барлык шәһәр һәм районнарында уза. Казанда алар «Черек күл» паркында узачак.

Дүшәмбе көнне, 23 февральдә, бөтен ил белән бергә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез, диде Татарстан Рәисе. "Бу Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, ил сагында торган һәркемне хөрмәтләү көне. Татарстан җире фронтта да, тылда да батырлык күрсәтеп, һәрвакыт Ватаныбыз өчен көрәшкән батырлары белән дан тота. Ватанны саклаучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык буыннарына хөрмәт йөзеннән, без 2026 елны республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан иттек", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара республика дәрәҗәсендә – «Казан Экспо» ХКҮдә узды.

Татарстан Рәисе хакимият башлыкларына, хакимият органнары һәм оешмалар җитәкчеләренә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Барыннан да элек, диде ул, сугыш һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, бигрәк тә якыннарын югалткан гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә.

Рөстәм Миңнеханов бина түбәләрен кардан чистартырга кирәклегенә янә игътибар итте. «Кышкы сезонда түбәләрдә һәм башка биеклектәге конструкцияләрдә җыелган кар капламы иминлеккә реаль куркыныч тудыра, - диде ул. - Февраль башыннан бирле Казан, Чистай, Зеленодольск, Иске Чүпрәле кебек торак йортларның, социаль һәм коммерция объектларының түбәләре ишелү очраклары теркәлгән. Кешеләр өстенә кар төшү һәм бозлавык очраклары бар – Казан, Бөгелмә. Җылылар килү белән, кар дым җыеп алгач, вәзгыять катлауланачак кына".

Ул билгеләп үткәнчә, түбәләр җимерелү хәлләрнең барысы да идарәче компанияләрнең яки аларның бүлекчәләренең гаебе. «Без моңа тиешле бәя бирәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә һәм башка ведомстволарга йорт һәм бина түбәләреннән кар чистарту буенча барлык чараларны күрергә, контрольне көчәйтергә кушты. «Без моның өчен җаваплы кешеләрне җаваплылыкка тартырга мәҗбүр», - диде ул.

Тагын бер мәсьәлә – каты көнкүреш калдыкларын чыгару системасында тоткарлыклар китереп чыгарган кар көртләре. Соңгы өч атнада кара-каршы элемтә платформалары аша гражданнарның шикаятьләре ике тапкыр артты, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр гражданнардан 277 мөрәҗәгать кергән, 13-19 февральдә – 668. Шикаятьләрнең күбесе казанлылардан килгән.

Татарстан Рәисе каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны тәртипкә китерергә, барлык җаваплыларны үз функцияләрен үтәргә мәҗбүр итәргә кушты.

"Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына – идарәче компанияләргә һәм башка җаваплы оешмаларга контейнер мәйданчыкларын һәм аларга керү юлларын норматив хәлгә китерергә йөкләмә бирергә", - диде Татарстан Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре