Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Бирегә күчеп кайткан кешеләргә, белгечләргә рәхмәт!»

Әлмәттә яңа перинаталь үзәк барлыкка килде. Аның ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Яңа үзәк нефтьчеләр башкаласына гына түгел, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов: «Бирегә күчеп кайткан кешеләргә, белгечләргә рәхмәт!»
rais.tatarstan.ru

Яңа объектны 2024 елның маенда төзи башлап, кыска вакыт эчендә эшләрне тәмамлыйлар да. Үзәк хатын-кызлар өчен – 168, нәниләр өчен 85 урынга исәпләнгән. Биредә ел саен 3500 бала дөньяга киләчәк.

Мәйданы 19 мең кв. м булган җиде катлы яңа комплекста технологик җиһазлау заманча стандартлар нигезендә башкарылган. Биредә гибрид операция бүлмәсе дә бар. Сүз уңаеннан, республикада Казаннан читтә урнашкан беренче шундый бүлмә ул (7 нче  хастаханәдән соң). Анда бер үк вакытта визуализация (рентген, УЗИ) белән хирург операцияләре үткәрергә мөмкинлекләр бар, бу исә төгәллекне һәм иминлекне арттыра.

Рөстәм Миңнеханов яңа үзәк ачылуны Әлмәт өчен генә түгел, бөтен республика өчен мөһим вакыйга дип атады.

– Мондый заманча перинаталь үзәкләр бөтен илебездә дә ул кадәр күп түгел. Нефть башкаласы Әлмәттә белем бирү үзәкләре, мәктәпләр, спорт объектлары төзелә. Бүген игътибар үзәгендә – сәламәтлек саклау өлкәсе. Проектка 6 млрд сумнан артык акча кертелгән. Перинаталь үзәк коллективына төп теләк: яхшы итеп эшләргә, балаларыбыз туып торсын! – диде ул. – Булачак әниләрнең тынычлыгы өчен аларның сабыйларын кайда һәм нинди шартларда табачагын алдан белү мөһим. Яңа объект ярдәмендә демографик вазгыять яхшырсын.

Татарстан Рәисе әлеге бинаның проектын булдырган һәм төзелеш эшендә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде. «Әлмәтнең киләчәгенә ышанган һәм бирегә күчеп кайткан кешеләргә, белгечләргә рәхмәт!» – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Яңа үзәк эшли башлаганнан бирле 11 бала дөньяга аваз салган. Рөстәм Миңнеханов исә яңа туган балаларның беренчесен – Ясминә исемле кызчыкны һәм аның әти-әнисен өйләренә озатып җибәрде.

БЕЛЕШМӘ

Проектны, шәһәр халкы ихтыяҗын исәпкә  алып, «Татнефть» гамәлгә ашырган. 2019 елның декабрендә Әлмәт шәһәре хатын-кызларының иҗтимагый советында «Татнефть» генераль директоры Наил Мәгановка Әлмәт бала тудыру йортындагы шартларны яхшырту, яңа бала тудыру йорты төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Лермонтов урамында урнашкан элеккесе инде 1963 елда ук төзелгән булган. Моңарчы анда бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган. Шуны истә тотып, Наил Мәганов Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсе составында яңа перинаталь үзәк төзү турында карар кабул иткән. Аның башлангычын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Бала таба алмыйча интегүче хатын-кызлар өчен ярдәмче репродуктив технологияләр бүлегенә ия дәүләт клиникасы бу. Үзәк медицина өлкәсендәге алдынгы технологияләрне берләштергән. Эмбриологик лаборатория, яралгылар саклана торган криосаклагыч һәм ЭКО блогы булдырылган. Болар барысы да бала таба алмаучыларны дәвалауны яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Йөклелекнең иртә срокларында яралгыдагы кимчелекләрне ачыклау өчен, яралгы үсешен комплекслы күзәтү хезмәте дә булдырылган. Барлыгы 6 бала тудыру залы һәм 4 операция бүлмәсе бар. Авыру йоктырганнарга аерым бокслар бар. Реанимация бүлекләре гәүдә авырлыгы бик кечкенә булган нарасыйларны карау өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук сабые белән бергә булырга теләүчеләргә «Ана һәм бала» палаталары, бик уңайлы көтү зоналары булдырылган. «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысасында ачылган перинаталь үзәк «Татнефть»нең төбәктә уңайлы мохит тудыру бурычларына туры килә.

Гөлсинә Шәмсиева, Әлмәт районы күппрофильле хастаханәсе баш табибы:

– Медицина ярдәме хәзер Әлмәттә дә башкаладагы кебек технологияләр нигезендә күрсәтеләчәк. Моңа кадәр хатын-кызларыбызга, ЭКО яки катлаулы операция ясату өчен, Казанга барырга туры килә иде. Ә хәзер йөклелекне планлаштыру һәм репродуктив технологияләрдән алып гәүдә авырлыгы чиктән тыш кечкенә булган нарасыйларны карауга кадәр барлык мөмкинлекләр үзебездә үк ачылды. «Татнефть»нең демографияне һәм киләчәк буыннар сәламәтлеген өзлексез кайгыртуы дигән сүз бу.

Рухи байлыкны кайгырту

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Ризаэддин Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңа бинасын да барып күрде. Моңа кадәр «Татнефть»нең норматив-тикшеренү станциясе булган бинаны яңарту мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә алып, компания аны мәдрәсәгә файдалануга тапшырган.

Төзекләндерү-яңарту эшләре 7 ай дәвам иткән. Уңайлы, заманча бина барлык белем бирү стандартларына туры килә һәм кирәкле җайланмалар, шул исәптән торак блогы белән җиһазландырылган. Ул 48 шәкертне урнаштырырга мөмкинлек бирә. Әлмәт мәдрәсәсе – Россиядә үз өлкәсендә алдынгы уку йортларының берсе. Бүген биредә 550 гә якын кеше белем ала. Биредә Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, бөтен үзәк Россия, Урал һәм Себердән дә килеп укыйлар.

Рөстәм Миңнеханов шәкертләр белән аралашты, аерым алганда, аларның татар телен белү-белмәүләре белән кызыксынды. Мәдрәсә вәкиле хәбәр иткәнчә, укучыларның 80 проценты татар телен белә, калганнары, бигрәк тә илебезнең башка төбәкләреннән укырга килүчеләр, тел белемен арттыра.

Әйтергә кирәк, төбәктәге уку йортларына даими ярдәм итү – «Татнефть»нең социаль стратегиясенең бер өлеше. Компания бу юнәлештәге эшчәнлеген кеше капиталына, яшьләрне тәрбияләү һәм җәмгыятьнең тотрыклылык нигезе булган традицион рухи кыйммәтләрне саклауга өлеш кертү буларак карый.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре