Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Дәүләт Башлыгы Россия – АСЕАН саммитын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде»

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Казанда узган Россия – АСЕАН саммитына йомгак ясады. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бу атнада Казанда Россия – АСЕАН саммиты уңышлы узды. Бу - безнең ил өчен бик мөһим халыкара чара һәм БРИКС саммитыннан соң Татарстанда иң зур вакыйга. Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 11 дәүләте лидерларының югары дәрәҗәдәге очрашуын уздыру – Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә илебезнең зур дипломатик җиңүе, җитди ышаныч, югары дәрәҗә һәм республика өчен зур җаваплылык», – диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Дәүләт Башлыгы саммит чараларына әзерлек эшенә, шулай ук тулаем республиканың социаль-икътисадый үсешенә югары бәя бирде.

«Барлык чаралар да югары оештыру һәм эчтәлекле дәрәҗәдә узды. Хокук саклау хезмәтләре җитәкчеләренә куркынычсызлыкны тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Премьер-министр урынбасары - республика Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров җитәкчелегендәге республика оператив штабына, Казан шәһәре администрациясенә, шулай ук барлык шәһәр халкына сабырлыклары, аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт. Бердәм эш өчен барыгызга да рәхмәт», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре