Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

Бүген Казанда РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның авыл хуҗалыгы министры (1971-1983) Госман Җиһаншинга Кече Кызыл урамы,14 адресы буенча ул яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген матур вакыйга: Госман Җиһаншинның 100 еллыгы уңаеннан истәлек тактасы ачабыз. Аның республика уңышларына китергән зур хезмәтен беләбез, истә тотабыз. 12 ел авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләде, ул идарә иткән чорда зур үзгәрешләр булды. Аның турында якты хәтер мәңге яшәячәк. Республика үсешенә өлеш керткәннәрне без мәңге истә тотарга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.

Ул тантанага килгән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.

Чарада, шулай ук, Госман Җиһаншинның балалары, оныклары катнашты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре