Программада катнашучылар Татарстанда стажировка кысаларында дәүләт һәм муниципаль идарәнең республика системасын, территориаль үсешнең уңышлы практикаларын өйрәнәләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Геройлар заманы" - Россия Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әһәмиятле проект. "Сез, әлеге программада катнашучылар буларак, уникаль тәҗрибәгә һәм бүгенге көндә дәүләт идарәсе системасында кирәкле үзенчәлекле сыйфатларга ия. Без РАНХиГС Президент академиясенә Татарстанны сезнең стажировка өчен мәйданчык итеп сайлавы өчен рәхмәтле», - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Россиянең үсеш алган икътисады, инфраструктурасы һәм уңайлы инвестицион климаты булган терәк субъекты булып тора. "Без сезнең компетенцияне ныгыту өчен булган тәҗрибәләребез һәм эшләнмәләребез белән уртаклашырга әзер", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү, аларны лаеклы эшкә урнаштыру буенча зур комплекслы эш алып барыла. Татарстанда "Батырлар. Герои Татарстана" программасы намәлә ашырыла. Элегрәк МХОдә 46 катнашучы 8 айлык яңадан әзерлек узган һәм аларның 50%ын яңа урыннарга билгеләгәннәр.
"Без „Ватанны саклаучылар“ фонды, республика Хәрби комиссариаты һәм башка структуралар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бүген „Абилимпикс“ икенче илкүләм чемпионатына йомгак ясыйбыз. Илнең 86 төбәгеннән 600дән артык махсус операция ветераны чемпионатта катнашты, үзләренең һөнәри осталыкларын һәм яхшы сыйфатларын күрсәтте. Бу ветераннарга ярдәм итүнең һәм аларны гадәти тормышка җайлаштыруның яхшы формасы", - диде Татарстан Рәисе.
Анна Цивилева ассызыклаганча, «Ватанны саклаучылар» фонды МХО ветераннарына ярдәм итү буенча системалы эш алып бара, шул исәптән эшкә урнашу һәм һөнәри гамәлгә ашыру буенча, шулай ук төрле белем бирү чаралары оештыра. Ил Президенты инициативасы буенча төзелгән „Ватанны саклаучылар" фонды хәрби хезмәттән китүчеләргә һәм үзләрен тыныч өлкәдә эзләүчеләргә ярдәм итә. Алар өчен бик күп преференцияләр, төрле ташламалар каралган. Белем бирү программалары аларны тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләр бирә. МХО ветераннарына ярдәм итүнең барлык инструментлары эшли һәм даими камилләштерелә. Сезгә илебезнең чәчәк атуы хакына уңышлы эш телим", - дип өстәде "Ватанны саклаучылар" фонды рәисе.
Аннары программада катнашучылар республикада стажировканың якынча нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Алар МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча Татарстанның эшен, шулай ук тулаем республиканың социаль-икътисадый үсешен югары бәяләделәр.
Әңгәмә барышында программада катнашучылар кайбер тәкъдимнәр әйттеләр. Алар арасында: МХО ветераннарын эшкә урнаштырганда ярдәм күрсәтү буенча яңа чаралар, «Үзебезнекеләр турында кайгырту» цифрлы платформасын алга таба үстерү, ирекле батальоннар сугышчыларына багышланган интерактив экспозиция булдыру һәм башка инициативалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез