– Саранскида узган «Һөнәре буенча иң яхшысы – 2026» бәйгесенең федераль этабында Тәтештән ветеринария фельдшеры җиңде! Татьяна Спиринаны котлыйбыз, ул молодец! Мондый яшь белгечләрнең югары профессиональ дәрәҗә күрсәтүе бик шәп. Татьянага нибары 24 яшь һәм ул инде 5 ел табиб булып эшли. Бу җиңү яңа казанышларның, һөнәри өлкәдә зур уңышларның башы булсын!, – дигән МАКСта Республика Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез