Очрашу Казан Кремлендә узды. SAAED for Traffic Systems - юл хәрәкәтенә идарә итү һәм юлларда иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектларда махсуслашкан БГӘ сервис операторы.
Intrapharma - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән фармацевтика һәм медицина төркеме.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Әмирлекләр партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерергә тели. Моның өчен барлык шартлар да бар. Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казан белән БГӘ шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла.
Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез