Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр буенча лидер-төбәкләргә алга таба да ярдәм сорады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында чыгыш ясады һәм 2026 елда Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының милли рейтингы турында фикерен әйтте, дип яза «Татар-информ».

Татарстан беренче тапкыр рейтингта Мәскәү белән беррәттән беренче урынны алды. Моңа кадәр республика 2017 елдан икенче урында иде.

«Сергей Семенович, синең янәшәңдә минем өчен зур дәрәҗә (рейтингның беренче урынында булу). Әйдәгез Сергей Семеновичны котлыйк», - диде Миңнеханов Мәскәү мэры Сергей Собянин турында.

ТР Рәисе федераль үзәккә, РФ Президенты Владимир Путинга һәм хөкүмәткә рәхмәт сүзләреннән башлады.

«Кыенлыкларга карамастан, федераль ярдәмнең барлык чараларыннан файдаланабыз. Икенчедән, бездә дә ярдәм итү буенча зур эш эшләнде. Иң мөһиме – барлык рейтингларны без алабыз, бик яхшы анализлыйбыз һәм безнең резервларны күрәбез. Стратегик инициативалар агентлыгына бу эше өчен зур рәхмәт. Чыннан да, бик җентекле эш, һәм безнең өчен вәзгыятьне төзәтергә этәргеч булып тора», – диде Татарстан Рәисе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре