«Безгә барысын да тирәннән анализларга кирәк. Белгечләрне чакырырга һәм аларны торак белән тәэмин итәргә тиешбез. Медицина һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы дәрәҗәсе начар түгел, әгәр өстәмә грантлар булса, бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп булачак», – диде Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук республиканың сәнгать предприятиеләре хезмәт хакын сизелерлек артуын әйтте.
«Кадрлар проблемасын мигрантлар хисабына гына чишеп булмый, моның өчен системалы чишелешләр кирәк. Безнең үз белгечләребезнең агымы булырга тиеш. Республикада бу юнәлештә эш алып барыла – ресурс үзәкләрен булдыру буенча зур проектлар тормышка ашырыла. Гомумән, вазгыять тотрыклы. Бюджет кабул ителде, дефицит булса да, без барлык авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дигән ышаныч бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез