Республика Рәисе МАХта ярминкә ачылышыннан фотолар урнаштырып, анда килергә чакырды.
«Татарстан башкаласында старт алган "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2026" халыкара икътисадый форумы программасы буенча эшлибез - «Казан» Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара ярминкәсе ачылды. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша. «Хәләл» стандартларына туры килә торган төрле продукция сайлау мөмкинлеге бар.
Kazan Halal Market ярминкәсе - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында уздырыла торган беренче зур чара. Татарстан хәләл индустриясенә ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләсенә аерым бер әһәмият бирә. Бүген республикада хәләл тармакта эш алып бара торган 150 дән артык җитештерүче исәпләнә. Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз!», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез