Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Подлужная урамындагы 49 нчы йортта яңартылган Укытучы йортында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укытучы йорты 1900 елда төзелгән. Ул мәдәни мирас объектларына караган бина, оригиналь кирпечнең бер өлешен саклап, реконструкция узган.
Объектны Татарстан Рәисенә Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез