«Минемчә, бу - гомумфедераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык. Россия Президенты Владимир Путин әлеге форумның илнең зур сәяси чараларында үз урынын табуын күрде һәм безнең форумга федераль статус бирде», - дип искәртте ТР Рәисе.
Миңнеханов шулай ук форумны уздыру буенча оештыру комитетын Татарстанны яхшы белгән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Тышкы эшләр министрлыгы, башка министрлыклар, Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкчелегендәге ил Хөкүмәте оештыручыларга бик нык ярдәм күрсәтә, дип яза Татар-информ.
«Бу - безнең күмәк эшебез, Россия үсешенә керткән ниндидер өлешебез, без анда да партнерлар җәлеп итә алабыз. Форумда күп кенә төбәкләр, Россиянең бик күп компанияләре катнаша. Үзеңә кызыклы булган кешеләрне таба алырлык мәйданчыкны табу бик мөһим, һәм син дә алар өчен файдалы була аласың. Менә шундый мәйданчык. Без бу чараны лаеклы, яхшы үткәрергә тиеш дип уйлыйм», – дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез