«Быел без коммуналь инфраструктураны яңарту өчен финанслауны күпкә арттырдык. Киләсе елда да бу кимемәячәк, чөнки системаның 30 процентын алыштырырга кирәк. Бу теманы бик җитди рәвештә алга җибәрәчәкбез», – диде Миңнеханов.
Коммуналь челтәрләрне алыштыру программасы 4,5 трлн сумга төшәчәк.
«Инфраструктура – кешеләрнең тормыш сыйфаты. Әгәр сездә нормаль су, энергия, җылылык булмаса, кешеләрнең кәефе нинди була ала? Бу – бик мөһим юнәлеш», – диде Республика Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез