Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чолпон-Ата шәһәренә (Кыргызстан) эш сәфәре кысаларында VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарны ябу тантанасында катнашты.
Тантана барышында киләсе VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын үткәрү хокукын тапшыру тантанасы узды. 2028 елда ярышлар Россиядә, Татарстан Республикасында узачак. Министрлар Кабинеты Рәисе – Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Адылбәк Касыймалиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозовка уеннарның бер символын - «көөкөр» савытын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына әзерлек һәм аны уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
"Киләсе бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын уздыру хокукына ирешү безнең өчен зур мәртәбә. Биредә алар иң югары халыкара дәрәҗәдә узды. Без сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез, сездән өйрәнәчәкбез. Тугандаш кыргыз халкына һәм Кыргыз Республикасына чәчәк атуын телим. Бик зур рәхмәт!"- диде республика Рәисе.
"Уеннар спорт ярышына гына түгел, ә чын мәдәният, гореф-гадәтләр һәм халыклар бердәмлеге бәйрәменә әверелде. Казанда халыкара ярышлар уздыруда зур тәҗрибә һәм Россия халыклары мәдәниятенең уникаль ярашуы киләсе Уеннарны уңышлы уздыру өчен ышанычлы нигез булыр дип ышанам. Сезне VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарда көтәбез", - диде Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозов.
Милли һәм этник спорт төрләре буенча ярышлар Кыргызстанда 1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды. Уеннарда 106 илдән 3 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар 43 спорт төре буенча узды. Россия җыелма командасы медаль зачетында өченче урынны алды.
Көөкөр -кыргызларның традицион күн флягасы, көнкүреш әйберләре. Ул кымызны саклау һәм йөртү өчен файдаланылган. Бу савыт-саба гына түгел, ә кыргыз халкының мәдәни мирасының үзендә утилитар билгеләнеш һәм тирән символик мәгънәне берләштергән мөһим элементы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез