Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында СВО зонасына гуманитар ярдәм озатуда катнашты

Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм озатуда катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.

Ике зур йөк машинасы хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләрне: «Нива» автомобиле, мотоцикл, хәрби бурычларны үтәү өчен махсус җиһазлар, медикаментлар, автошиналар һәм аккумуляторлар, төзелеш материаллары һәм кораллар, профильле торбалар, портатив тышкы аккумуляторлар, батарейкалар, тактик рюкзаклар, йокы капчыклары, юрганнар, тепловизорлардан саклаучы пончолар, маскировка челтәрләре, коры паеклар һәм башка матди-техник чаралар илтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов гуманитар йөкне алып баручы машина йөртүчеләр һәм озатып баручылар белән аралашты. «Егетләргә ярдәм итәргә кирәк. Бу бик мөһим эш. Бүген битараф булмаган татарстанлылар безнең сакчыларга ярдәм күрсәтәләр, гуманитар ярдәм җыюда үз өлешләрен кертәләр. Сез барыгыз да бик булдырасыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Озатыла торган гуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 5 миллион сумнан артып китә. Йөк 12 хәрби часть арасында бүленәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре