Чара Казанда Noble Millennium Panorama яңа кунакханәсе каршындагы мәйданчыкта узды.
Рөстәм Миңнеханов яңа автомобиль ачкычларын тапшырганда, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырталар, чын тормышны күрсәтәләр, йөзләрчә мең татарстанлы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып торалар, дип билгеләп үтте.
«Сезнең мәгълүмат карарлар кабул итәргә, оператив җавап бирергә ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа машиналар журналистларга мобильрәк булырга мөмкинлек бирәчәген әйтте.
Татарстан Рәисе шулай ук барысына да юлларда куркынычсыз йөрүләрен теләде. «Хәерле юллар!» – диде ул, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Искәртеп үтәбез, бүген 49 "Лада" автомобиле тапшырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез