«Сезнең карьерагыздагы 16нчы алтын медаль - ул уңыш кына түгел, ә зур осталык һәм ихтыяр көче тантанасы», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе котлау телеграммасында.
«Сез «рус бильярды патшабикәсе» исемен хаклы рәвештә йөртәсез, әлеге югары интеллектуаль спорт төре тарихында бердәнбер абсолют лидер булып каласыз, дәрәҗәле турнирларда Татарстан һәм бөтен Россияне һәрвакыт лаеклы рәвештә тәкъдим итәсез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук спортчыга армый-талмый эшләве һәм сокландыргыч нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа һөнәри казанышлар теләде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез