Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитында мәктәп укучылары һәм волонтерлар белән аралашты

Бүген Әлмәттә Нефть саммиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мәктәп укучылары һәм волонтерлар белән ачык диалогы узды. Балалар арасында «Мин-ЦУР» конкурсларында һәм икенчел ресурслар җыюда җиңүчеләр, экологик олимпиадада катнашучылар, шулай ук «Татнефть»нең «Мәктәп биолабораторияләре» программасы лидерлары бар иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бу елның төп тематикасы экология мәсьәләләре булды, балалардан сорауларның күбесе теге яки бу рәвештә нәкъ менә шушы темага кагылды.

«Тормыш сыйфаты – ул экология, калдыкларны эшкәртү мәсьәләсе. Монда балалар тәкъдим итә торган темалар – бик мөһим», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Ул балаларга тема белән чын кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның яшьтәшләре өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә үрнәк булуларын билгеләп үтте.

«Безнең балалар үзләренең яраткан эшләре – фән һәм инновацияләр белән шөгыльләнүдән тыш, өлкәннәр арасында да зур тәрбия эше алып баралар: калдыклар белән ничек эш итәргә, үсемлекләр белән ничек эшләргә һәм башкалар», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре