Республика Рәисе искәрткәнчә, Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе буларак, Сингапур белән үзара мөнәсәбәтләрнең бай тарихына ия. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре булып инновацияләр өлкәсе, мәгълүматикоммуникацион технологияләр, тәҗрибә уртаклашу тора. Якты проектларның берсе – Иннополис шәһәре. Яңа шәһәрнең мастер-планын сингапур компаниясе эшләгән. «Дәүләт белән идарә итү тәҗрибәсен өйрәнү буенча стажировкалар оештыру өлкәсендә безнең бай тәҗрибәбез бар», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы турында кыскача сөйләде. «Күп кенә проектларыбызда чит ил компанияләре катнаша. Республикабыз инвестицияләр өчен ачык һәм чит ил компанияләре өчен ил базарына кереш ноктасы булып тора», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул Татарстан һәм Сингапур эшлекле даирәләре арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә, сәнәгать, югары технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыруга кызыксыну белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез