«Хөрмәтле Рамил Рәхмәтулла улы!
Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйм.
Сезнең исемегез хаклы рәвештә сыгылмас батырлык һәм чын патриотизм, хәрби бурычка һәм һөнәргә, үз халкыгызга һәм Ватаныгызга аерылгысыз тугрылык символы булып әверелде. Сезнең – көчле, каһарман шәхеснең – безнең якташ, туган училищегызның һәм Россия офицерлыгының иң яхшы традицияләрен баетучы Казан хәрби уку йортын тәмамлаучы булуыгызны аңлау икеләтә рәхәт. Илебезнең оборона сәләтен һәм иминлеген ныгытуга, актуаль гомуммилли бурычларны хәл итүгә, Ватанның лаеклы сакчыларының яңа буынын тәрбияләүгә керткән күпкырлы өлешегезне бәяләп бетерерлек түгел. Сезнең искиткеч хезмәт юлыгызның һәм хәрби эштәге күренекле казанышларыгызның күп санлы дәүләт һәм хәрби орден-медальләр, шулай ук Россия Федерациясе Герое дигән югары исем белән билгеләп үтелүе – законлы күренеш. Хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм туган Татарстаныгызда һәм аның чикләреннән ерак якларда да зур авторитетка ия булуыгыз Сезне рухландырсын һәм бу катлаулы, ләкин изге юлда алга таба да уңышлы эшчәнлек алып бару өчен көч бирсен. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс оптимизм, шулай ук Ватан даны хакында яңа казанышлар һәм җиңүләр телим», – диелә котлау хатында.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез