«Эш атнасының дүшәмбесен Саба районында үткәрәбез. «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән берлектә күпфункцияле мәдәният йортын ачтык.
Биредә тамаша залы, китапханә, спорт залы, балалар түгәрәкләре өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Мәдәният йорты «Газпром межрегионгаз»ның хәйрия проекты кысаларында төзелде.
Шулай ук үзәк нерв системасы авырулары булган инвалид балалар өчен реабилитация үзәген карадык. Моннан тыш, «Измә» һәм «Шемордан» газ бүлү станцияләре арасында газ үткәргечне тоташтыруны (закольцовка) эшләтеп җибәрдек һәм өстәмә газлаштыру программасы буенча яңа гына газ кертелгән торак йортта булдык.
Газлаштыру — илебездә Россия Президенты Владимир Путин карары буенча алып барыла торган иң мөһим инфраструктур проектларның берсе.
Әгәр бүгенгесе көнгә Татарстанда яшәүчеләрдән газга тоташтыруны сорап 46,7 мең гариза теркәлгән булса, ә 34 мең яңа салыган йорт инде газлаштырылган», – дип язды Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез