Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Сайлаулар уңышлы узды»

Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Казан» гаилә үзәге янында узган «Бергә булыр вакыт» фестивалендә республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Гражданлык позициягез өчен сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сайлаулар бернинди кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Бу сезнең тормыштагы һәм гражданлык позициягездә чагыла», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Фестиваль 22:00гә кадәр дәвам итте. Концерт программасында Мия Бойка, Татьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре чыгыш ясады. Чараны Салават Фәтхетдинов чыгышы тәмамлый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре