Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм каналында СВОда катнашучы Татарстан егетләрен бүләкләү тантанасыннан видеоязма урнаштырды.
Видеода «Тимер» ирекле батальонында хезмәт итүчеләр бүләкләнә. Татарстан хакимияте делегациясе «батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәрбиләргә» «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырган.
Җырчылар һәм музыкантлар хәрбиләрне бәйрәм концерты белән куандырган. Сәхнәдә халык көйләре һәм патриотик композицияләр яңгыраган.
«Егетләребезне лаеклы дәүләт бүләкләре белән чын күңелдән котлыйм!» - дигән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез