Видеода бүгенге көндә СВО зонасында хезмәт итүче ир-егетләр балалардан килгән хатларны укыды һәм Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
«Чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу көнне без Ватанны саклаучыларның бөек традицияләрен дәвам итеп, буыннан-буынга төп кыйммәтләрне – намус, батырлык һәм Ватанга тугрылыкны тапшырып, илгә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта хезмәт итүче һәркемгә тирән ихтирам күрсәтәбез!», – диелгән Миңнехановның котлавында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез