Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Беларусь белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия – Белоруссия хәрби-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Россия белән Белоруссия арасындагы үзара мөнәсәбәтләр кысасында, Татарстан Беларусь һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият биреп килә. Министрлыклар, муниципалитетлар, сәүдә-сәнәгать палаталары, фәннәр академияләре арасында килешүләр имзаланган. Үзара хезмәттәшлекне җайга салуны уртак эш төркеме хәл итә. Парламентара элемтәләр үстерелә. Минскида Татарстан вәкиле эшли. Казанда Беларусь Генераль консуллыгы эшләп килә. Минск һәм Казан арасында туры авиаэлемтә булдырылган.

«Беларусь – төп сәүдә партнерларыбызның берсе. Узган елда товар әйләнеше 718 миллион доллар тәшкил итте. Белоруссия предприятиеләре белән уңышлы төстә хезмәттәшлек итеп киләбез. Агросәнәгать комплексына килгәндә, техникабызның 60 проценты Белоруссиядә җитештерелгән. Татарстан көчле сәнәгатькә һәм фәнни-техник мөмкинлекләргә ия. Без предприятиеләребезнең уртак эшчәнлеген киңәйтергә әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук мәдәният, фән, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекнең зур мөмкинлекләрен билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре