Очрашу Noble Millenium Panorama 5* яңа кунакханәсендә узды. Чарада республика Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнесменнар, шулай ук Кытай, Һиндстан, Төркия һәм башка илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре катнашты.
Татарстан Инвесторлар клубы 2014 елда оешкан иде. Төп максат – бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенә, инвесторлар белән кара-каршы элемтәне җайга салуга, компанияләрнең республиканың инвестицион климатын формалаштыруда катнашуына, компанияләрнең үзара интеграциясенә һәм партнерлыгына, шулай ук бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Инвесторлар клубы утырышы - күркәм традиция һәм бергәләп елга йомгак ясау мөмкинлеге: «Монда проектлары Татарстанда эшли башлаган яки гамәлгә ашыра гына башлаган кешеләр җыелган. Республикабыз файдасына безне сайлавыгыз безнең өчен зур мәртәбә. Моның өчен сезгә рәхмәт белдерәбез".
Ул ассызыклаганча, Татарстан инвестицион климат торышы рейтингы буенча илдә икенче урында тора. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча республика Идел буе федераль округында – 1 нче урында һәм илдә 6 нчы урында тора. Ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 1,6 трлн сумнан артып китәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда куәтле сәнәгать инфраструктурасы булдырылган. 2 «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы, 5 алгарышлы үсеш территориясе эшли. Федераль дәрәҗәдә Зәй районында «Зелёная долина» сәнәгать-җитештерү тибындагы өченче махсус икътисадый зона булдыру турында карар кабул ителде. Татарстанда 100дән артык сәнәгать паркы һәм мәйданчыклары бар, аларда 1751 резидент эшли. Җитештерүләрдә 70 меңнән артык кеше эшли. Резидентлар җитештерүче продукция республиканың барлык сәнәгать җитештерүе күләменең 10%ын тәшкил итә.
«Татарстан – Идел буе федераль округында тышкы сәүдә буенча лидер. Безнең өлеш – 28%. Быелның 9 ае эчендә тышкы сәүдә әйләнеше 10,4 млрд доллар тәшкил иткән. Бүген киләчәккә перспектив юнәлешләр буенча чит ил партнерлары белән эш күләмнәрен арттыру бурычы тора. Бу Кытай, Һиндстан, якын чит илләр, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, ислам дәүләтләре һәм Латыйн Америкасы», – диде республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, быел Казанда эре чаралар уңышлы узды, алар арасында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы, «РОСТКИ: Россия-Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы, шулай ук «TIME: Россия-Һиндстан» яңа бизнес-форумы. Ноябрьдә Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли башлады.
«Без һәр инвесторга чын күңелдән рәхмәтле. Без бергәләп Татарстанның инвестицион климатын ныгытабыз һәм яңа үсеш нокталарын булдырабыз. Ышанам ки, бергәләп килешеп эшләгәндә без барлык планнарны да тормышка ашыра алачакбыз», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда шәхси инвестицияләр күләме ел йомгаклары буенча 1,3 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана. «Инвесторларга ярдәм итүнең эзлекле төбәк сәясәте, салым ташламалары һәм преференцияләр бирү, шулай ук импортны алмаштыруга һәм технологик суверенитетка ярдәм итү – болар барысы да республиканы бизнес өчен ышанычлы партнер итә һәм инвестицион климатны яхшыртырга ярдәм итә», – диде ул.
Чара барышында экспертлар нотыклар белән чыгыш ясадылар һәм республикага инвестицияләр кертү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яңа проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстанның икътисадый потенциалын үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез