Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан нефть – газ химиясе форумы-2026 ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Бәхрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк бен Даина һәм Россиянең һәм чит илләрнең нефть, газ, химия тармагының башка вәкилләре катнашты. 

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы гадәттәгечә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә. Ул сәнәгать, фән һәм хакимият органнарын берләштерүче иң эре тармак мәйданчыкларының берсенә әверелде. 

"Татарстан өчен нефть, газ, химия комплексы аерым әһәмияткә ия. Бу - республика икътисадының нигези тармакларының берсе һәм безнең технологик үсешнең мөһим юнәлешләренең берсе. Бүген тармак алдында технологик лидерлыкны тәэмин итү, үзебезнең ил технологияләрен һәм җайланмаларын үстерү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, югары өстәлгән бәяле яңа продуктлар булдыру һәм квалификацияле кадрлар әзерләү буенча зур бурычлар тора. Нәкъ менә шушы юнәлешләр быелгы форумның эшлекле көн тәртибен билгели", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада катнашучылар арасында-Бәхрәйн Мәмләкәтее, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Ливия, Лаос һәм башка илләрдән кунаклар бар.

Республика Рәисе аларга Татарстанга нефть, газ, химия өлкәсендә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.  Форум программасы эшлекле сессияләр, очрашуларның киң спектрын колачлый. Аерым мәйданчыкта алдынгы компанияләр катнашында махсуслаштырылган күргәзмә тәкъдим ителгән. 

"Биредә тәкъдим ителгән технологияләрнең һәм эшләнмәләрнең предприятиеләрдә кулланылуы, эшлекле багланышларның яңа проектларга әверелүе, ә эшләнгән карарларның тармакның киләчәк үсешенә хезмәт итүе мөһим. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, эчтәлекле дискуссияләр һәм билгеләнгән планнарның уңышлы тормышка ашырылуын телим", - дип сүзен йомгаклады ТР Рәисе. 

Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич Татарстан нефть-газ химиясе форумын тәҗрибә уртаклашу, үз казанышларын һәм алдынгы эшләнмәләрен күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчык дип атады. «Татарстан безнең өчен ышанычлы партнер булып тора, безнең хезмәттәшлек тирән ышаныч нигезендә төзелә», - дип ассызыклады ул. Һәм технологик суверенитетны арттыру һәм җитештерү потенциалын киңәйтү өлешендә эшләү кирәклеген билгеләп үтте. 

Бәхрәйн Мәмәләкәтенең Нефть һәм экология министры Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина республика җитәкчелегенә чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Бәхрәйннең Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Шулай ук форум киләчәктә багланышларны киңәйтергә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар белән бергә «Казан: НЕФТЬ, ГАЗ, ХИМИЯ» махсуслаштырылган күргәзмәсен карады. Бу - Россиянең иң эре нефть-газ химиясе күргәзмәләренең берсе. Экспонентлар арасында: газ һәм нефть җайланмаларын җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглар, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре, нефть сервисы һәм геологик разведка компанияләре. Быел биредә Россиянең 24 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 180 компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре