Рөстәм Миңнеханов чыршыдан уен кухнясы турында хыялланган Чаллы шәһәреннән 5 яшьлек Егор, чыбыксыз колонка турында хыялланган Казаннан 12 яшьлек Ранис һәм швед стенасы турында хыялланган Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәреннән 9 яшьлек Максим теләкләре язылган открыткаларны алды.
Бер атна элек Татарстан Рәисе Казан Кремлендә хәйрия акциясендә катнашкан һәм өч балачак хыялын тормышка ашырган иде инде.
Акциягә шулай ук хакимият җитәкчесе Рәис Әсгать Сәфәров та кушылды. Ул Биектау районыннан «Зенит-Казан» волейбол клубы белән очрашырга теләгән Радмир (9 яшь), чаңгы турында хыялланган Казаннан Габделкәрим (12 яшь), Әлмәттән бүләк-сюрприз теләгән Зарина (17 яшь)хыялларын үтиячәк, шулай ук Лисичанскидан Юрийга скейтборд җибәрәчәк.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә. Анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге, хәрби хезмәткәрләр һәм (яисә) мобилизацияләнүчеләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучы йә катнашканнарның гаиләләрдәге балалар, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә яшәүче һәм теркәлгән балалар, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән булган, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә даими яшәүче гаиләләрдән балалар һәм зыян күрүчеләр яки яшәү урыныннан атышлар аркасында китәргә мәҗбүр булганнарның балалары катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез