Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре барышында ил Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Халк Маслахаты Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның сәламен җиткерде. Яклар ике арадагы хезмәттәшлек һәм аны үстерү юллары турында фикер алыштылар. Сәрдар Бердымөхәммәдов әйтүенчә, Төрекмәнстан Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Ике арадагы хезмәттәшлек нәтиҗәле булсын өчен даими очрашулар һәм элемтәләр кирәк. Төрекмәнстан Президенты Татарстан Рәисенә узган елның октябрендә төрекмән халкының бөек шагыйре һәм фәлсәфәчесе Махтумкули Фрагиның 300 еллыгы уңаеннан уздырылган Халыкара форумада катнашуы өчен рәхмәт әйтте.
Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклавына игътибар итеп, Төрекмәнстанга Гурбангулы Бердымөхәммәдов сәфәр кылу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Яклар фикеренчә, гуманитар юнәлештә, шул исәптән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә хезмәттәшлек ике арадагы мөнәсәбәтләрдә мөһим урын алып тора.
Халк Маслахаты Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов сүзләренә караганда, соңгы елларда башкарылган зур эш нәтиҗәсендә ике арадагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Ул Рөстәм Миңнехановны Төрекмәстанның даими нейтралилетына 30 ел булу уңаеннан узасы форумга чакырды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов фикеренчә, Татарстан Рәиснең катнашуы әлеге халыкара чарага уңышлы узуына зур өлеш кертәчәк.
Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Рәисен сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүне сорадылар
Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашырга чакырды
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез