Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Төркия төзелеш холдингы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек буенча фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш холдингы директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада компания тәҗрибәсе яхшы таныш. Сез дөнья дәрәҗәсендәге уникаль объектлар булдырасыз, дип ассызыклады ул. "Полимекс " - туристлык инфраструктурасы объектларын төзүдә махсуслашкан Төркия төзелеш холдингы. Штаб-фатиры Истанбулда урнашкан. Компания Казанда кунакханә комплекслары төзү буенча берничә проектны уңышлы гамәлгә ашырган.

Очрашу барышында республика территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре