«Күренекле ватандашыбыз, композитор Салих Сәйдәшев музеенда һәм шагыйрь Евгений Боратынскийның Россиядә бердәнбер булган әдәби музеенда булдык, ул аның гаиләсе утарында урнашкан», – дип яза ТР Рәисе.
Ул музейда балалар өчен, шул исәптән махсус хәрби операция сугышчылары балалары өчен яңа ел алды чаралары уздырылуы турында әйтә.
«Салих Сәйдәшев музее да элек ул 20 ел яшәгән бинада урнашкан. Музей озак вакыт төзекләндерү узды һәм мәшһүр композиторыбызның тууына 125 ел тулу уңаеннан, ниһаять, ишекләрен кабат ачты. Музейларга рәхим итегез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез